+25 °С
Облачно
Журналга язылу

Башкортстанда +28 градуска кадәр җылыта

Республикага җылы һәм кояшлы һава торышы килә.

Башкортстанда +28 градуска кадәр җылытаБашкортстанда +28 градуска кадәр җылыта
Башкортстанда +28 градуска кадәр җылыта

“Башгидрометүзәк” фаразлавынча, 13 майда төбәктә бераз яңгырлар сакланачак. Алар урыны белән һәм кыска вакытлы булачак, төньяк-көнчыгышта көчле. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал. Җил көньяктан,көньяк-көнчыгыштан, талгын, яшен вакытында кискен. Көндез температура +20,+25°.

14 майда явым-төшемсез, төнлә төньяк районнарда бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +8,+13°, көндез +21,+26°.

15 майда явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +9,+14°, көндез +23,+28° булачак.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас