

Бүген төнлә сандугач сайрадымы, дуслар? Халык сынамышлары буенча, әгәр 15 май төнендә сандугач төне буе сайрап чыга икән, кояшлы көн көтегез. Синоптиклар да Башкортстанда яшәүчеләрне эссе ял көннәре көтә, дип фаразлар бирә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 15 майда, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы +24,+29 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә һәм якшәмбе, 16 һәм 17 майда, шулай ук явым-төшемсез булачак. Җил көнчыгыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +10,+15 градус, көнчыгышта +5, көндез +24,+29 градуска кадәр күтәреләчәк.
Автор фотосы.