

Пионнарның чәчәк ату сезоны гадәттә май уртасында башлана һәм июльдә тәмамлана. Әмма әлеге вакытта аларны тукландыру чәчәк ату вакытын озайтыргамөмкин. Кайбер очракларда пионнар җәй ахырына кадәр чәчәк ата.
Биолог Ирина Сушилова билгеләвенчә, туклы матдәләрне махсус кибетләрдән эзләп йөрергә кирәкми. Бәрәңге пешкән су – пионнар өчен витаминлы һәм файдалы минералларга бай ашлама, ди белгеч. Иң мөһиме, суга тоз салмагыз. Әгәр дә сез ашламаны махсус ясарга уйласагыз, бәрәңгене кабыгы белән бергә, турап кына пешерегез.
Пион куаклары төбенә суытылган бәрәңге суын салып чыгарга кирәк. Һәр куак өчен, үсемлекнең яшенә карап, 2 литрдан 5 литрга кадәр өстәмә тукландыру кирәк булачак. Мондый ашламада крахмал, калий һәм фосфор күп. Алар чәчәк атуны озайта һәм тамыр системасына уңай йогынты ясый.
Автор фотосы.