+14 °С
Облачно
Журналга язылу

Әгәр көн кояшлы булса...

Халык сынамышлары ни юрый?

Әгәр көн кояшлы булса...Әгәр көн кояшлы булса...
Әгәр көн кояшлы булса...

Бүген, 19 майда, чык күп төшеп, көн кояшлы булса, кыяр уңышы мулдан булыр, дип юраган борынгылар.
20 майда, кичке салават күпере – аяз, иртәнгесе яңгырлы көнгә. Төнлә су өстенә томан ятып, иртән юкка чыкса, аяз көннәргә ишарә.

21 майда яңгыр яуса, гөмбәле ел килә.
22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар.
23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң ябылса, яңгыр явар.
24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар.

25 майда, төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә. 
 26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.
27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.
28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.
29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.
30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.
31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас