+22 °С
Ясно


22 майга каршы төндә республиканың көнчыгыш районнарында һавада һәм туфрак өстендә -2 градуска кадәр кыраулар көтелә, дип хәбәр итщләр төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Төнлә температура +3, +8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +20, +25 градус булачак.
Җил алмашынучан юнәлештә талгын исәчәк дип көтелә. Автомобиль юлларында күрү мөмкинлеге яхшы.
Республиканың көнбатыш районнарында гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак.
Автор фотосы.