+22 °С
Облачно
Журналга язылу

Бүген тузганак чәчәкләрен күзәтегез!

Халык әйтсә, хак әйтә! Элек-электән сынамышлар буенча киләчәкне фаразлаганнар.

Бүген тузганак чәчәкләрен күзәтегез!Бүген тузганак чәчәкләрен күзәтегез!
Бүген тузганак чәчәкләрен күзәтегез!

23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң ябылса, яңгыр явар, дип юраган борынгылар.

Бүген, 23 майда, болытсыз, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә, көндез урыны белән секундына 13 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +7, +12 градус, көнчыгышта +2, көндез +24, +29 градус тәшкил итәчәк.

24 майда явым-төшем булмаячак, көндез төньяк районнарда бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез төньяктан көчле җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +9, +14 градус, көнчыгышта +4, көндез +24, +29 градус булачак.
“Башгидрометүзәк” белгечләре хәбәр итүенчә, алдагы атна башында атмосфера басымы төшәчәк, республиканың төньягында яңгырлар явуы ихтималы артачак.

Чәршәмбе көнне Уралга Русиянең төньяк-көнбатышыннан циклон күчәчәк, дип белдерә синоптиклар. Һава температурасының түбәнәюе һәм төрле интенсивлыктагы яңгырлар көтелә.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас