+20 °С
Облачно
Журналга язылу

Ике көн кызынып калыгыз!

Синоптиклар алдагы көннәрдә яңгыр да, боз да фаразлый.

Ике көн кызынып калыгыз!Ике көн кызынып калыгыз!
Ике көн кызынып калыгыз!

Синоптиклар Башкортстанда яңа эш атнасына һава торышын фаразладылар. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 25 майда көндез һава температурасы +24,+29 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак.

Сишәмбе, 26 майда, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +11,+16 градус, көнчыгышта +5, көндез +25,+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 27 майда, кыска вакытлы яңгырлар, яшен, көндез көчле яңгыр, боз явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +9,+14, көндез +17,+22 градус тәшкил итәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас