

Рукколаның әчкелтем, тәмсез булуы аны үстерү шартларына бәйле. Яхшы итеп тәрбияләгәндә, бу үсемлектән йомшак чикләвек тәме килә.
Беренчедән, руккола кояшлы урын ярата. Ул күләгәдә дә үсә ала, яфраклары зур, сутлы, ләкин тәмсез була.
Икенчедән, куе итеп үстермәгез. Чикләвек тәме алу өчен аларны сирәк утыртырга кирәк: рәтләр арасында 20-40 сантиметр, ә бер рәттә 10-15 сантиметр булырга тиеш.
Орлыкларны ачык туфракка апрельдән августка кадәр 1 сантиметр тирәнлеккә чәчәләр.
Өченчедән, руккола су ярата. Ул үскән туфрак һәрвакыт дымлы булырга тиеш. Әгәр дә мондый мөмкинлек булмаса, туфракны мүлчәләү яхшы.
Фото: ясалма интеллект