

28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр, дигән сынамыш бар халыкта. Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме?
Ә менә синоптиклар Башкортстанда һава торышының начараюы турында кисәттеләр. “Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген, 28 майда, республика территориясендә яңгырлар, кайбер районнарда яшен, көндез боз явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, яшен вакытында җил көчәйгәннән көчәя. Көндез һава температурасы +15,+20 градус булачак.
Җомга көнне, 29 майда, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +5,+10 градус, көндез +15,+20 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 30 майда, еспубликада кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар, көньяк-көнчыгышта көчле яңгырлар булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +5,+10, көндез +15,+20 градус булачак.
Автор фотосы.