

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген, 29 майда, урыны белән республикада кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Көндез һава температурасы +15,+20 градус булачак.
Шимбә көнне, 30 майда, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, төнлә көньяк-көнчыгышта көчле яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк, яшен вакытында кискен. Һава температурасы төнлә +4,+9 градус, көндез +15,+20 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 31 майда, яңгыр явуы көтелә, кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, яшен вакытында кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +5,+10 градус, көндез +15,+20 градус булачак.
Автор фотосы.