+12 °С
Дождь
Журналга язылу

Июнь нинди булачак?

Синоптиклар җәйнең беренче аена фаразларын белдерде.

Июнь нинди булачак?Июнь нинди булачак?
Июнь нинди булачак?

Метеохезмәтләр мәгълүматларына караганда, җәйнең беренче ун көнендә һаваның көндезге температурасы +20,+25 градус тәшкил итәчәк. Июнь башы аномаль эссе булмаячак.

Яңгырлар һәм яшеннәр көтелә, ә төннәр салкынча булачак. Бу атмосфера фронты узу белән бәйле. Нормадан югарырак эсселек һәм корылык ай уртасында һәм ахырында көтелә, температура +28,+31 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматы буенча, 1 һәм 2 июньдә республикада кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, яшен вакытында көчле. Температура төнлә +5,+10, көндез +16,+21 грудус.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас