+12 °С
Облачно
Журналга язылу

Яңгырлар еш явачак...

Җәйнең беренче ае бик сөендермәскә охшаган.

Яңгырлар еш явачак...Яңгырлар еш явачак...
Яңгырлар еш явачак...

 “Башгидрометүзәк” синоптиклары Башкортстанда июнь аена һава торышын фаразлады. Билгеле булуынча, һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормага якын булачак (норма +17,4 градус). Ә менә айлык явым-төшем нормадан якынча һәм күбрәк булыр дип көтелә (норма 50-70 мм).

Әйтик, бүген, 2 июньдә, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар булачак. Җил көньяктан уртача, яшен вакытында кискен исәчәк. Һава температурасы көндез +14, +19 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 3 июньдә төнлә урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, көньяк-көнчыгышта көчле, кайбер районнарда яшенле яңгырлар. Җил көньяк-көнбатыштан, төньякка күчеп, уртача исәчәк, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Төнлә термометр баганалары +5, +10, көндез +16, +21 градус күрсәтәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас