

3 июнь көнне яңгыр яуса, елак көзгә, дигән сынамыш бар халыкта. Бүген иртән үк матур итеп кояш чыкты, көн чалт аяз! Димәк, көз дә шулай кояшлы һәм җылы булачак. Ә сезнең якларда бүген нинди һава торышы, дуслар?
Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле.
Бүген, 3 июньдә көндез республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар, көньяк-көнчыгышта көчле, кайбер районнарда яшенле яңгырлар. Җил көньяк-көнбатыштан, төньякка күчеп, уртача исәчәк, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Термометр баганалары көндез +16, +21 градус күрсәтәчәк.
Иртәгә, 4 июньдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, көньякта көчле, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяктан уртача, көндез кайбер районнарда көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +7,+12, көндез +16,+21 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.