+13 °С
Облачно
Журналга язылу

Яшенле яңгырлар килде...

Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Яшенле яңгырлар килде...Яшенле яңгырлар килде...
Яшенле яңгырлар килде...

 “Башгидрометүзәк” синоптиклары фаразлавынча, республикада якындагы тәүлектә көчле яшенле яңгырлар көтелә.

Бүген, 4 июньдә, көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак, көньяк-көнчыгышта бик көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк, көньяк-көнчыгышта көчле тизлеккә җитәргә мөмкин. Һава температурасы көндез +17, +22 градус тәшкил итәчәк.

Җомга көнне, 5 июньдә, төнлә урыны белән, көндез Башкортстанда кыска вакытлы яңгырлар, аерым районнарда яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяктан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Төнлә термометр баганалары +7,12 градус күрсәтәчәк, көндез һава +17,+22 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар фаразлавынча, эш атнасы ахырында һәм ял көннәрендә яңгырлар бераз кимиячәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас