+13 °С
Облачно
Журналга язылу

Кәбестә янында бәрхет чәчәк үстерегез!

Бу чәчәк бакчачылар өчен чын табыш.

Кәбестә янында бәрхет чәчәк үстерегез!Кәбестә янында бәрхет чәчәк үстерегез!
Кәбестә янында бәрхет чәчәк үстерегез!

Кәбестә янына бәрхет чәчәкләре утыртыгыз. Тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, болай эшләгәндә корткычлар яшелчәне зарарламый, чөнки күбәләкләр кәбестәгә утырмый диярлек.

Бәрхет-чәчәкне кыяр, томат, баклажан түтәлләре тирәсендә, бакча җиләге арасына утырту яхшы нәтиҗә бирә. Бәрхетләр гөмбәчекләр таралырга ирек бирми.  бәрхет-чәчәк туфракның уңдырышлылыгын сизелерлек арттыра. Үсемлекнең барлык өлешләрендә булган фитонцидлар суган һәм кишер чебене белән көрәшү өчен дә  нәтиҗәле ысул.

Чәчәк атканнан соң бәрхетләрне тизрәк җыеп ташларга ашыкмагыз. Аларны ваклап түтәлләргә салырга яки җир белән бергә казып алырга мөмкин. Бу туфракны азот, калий һәм фосфор белән баета, аның структурасын яхшырта, йомшаграк һәм уңдырышлырак итә. Моннан тыш, бәрхетләрне туфракка салу тычканнарны куркытырга да ярдәм итә.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас