+13 °С
Облачно
Журналга язылу

Ял көннәре яңгырлы булырмы?

Синоптиклар фаразларына колак салыйк.

Ял көннәре яңгырлы булырмы?Ял көннәре яңгырлы булырмы?
Ял көннәре яңгырлы булырмы?

Июньнең беренче ял көннәрендә, 6 июньнән 8нә кадәр, Башкортстанда кыска вакытлы явым-төшем һәм яшеннәр булуы көтелә.

Шимбә көнне, 6 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, көндез кайбер районнарда яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Һава температурасы +16,+21°тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 7 июньдә төнлә урыны белән, ә көндез республика территориясенең күпчелек өлешендә яңгырлар узачак. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары +7,+12° күрсәтәчәк, көндез +17,+22° булуы көтелә.

Дүшәмбе, 8 июньдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Төнлә урыны белән, ә көндез республиканың күпчелек өлешендә кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар көтелә. Температура төнлә +7,+12°, көндез +17,+22° булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас