+15 °С
Облачно
Журналга язылу

Эре боз явачак, сак булыгыз!

Республикада иртәгә көчле яңгырлар көтелә.

Эре боз явачак, сак булыгыз!Эре боз явачак, сак булыгыз!
Эре боз явачак, сак булыгыз!

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә республика территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар, көньяк-көнчыгышта көчле яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшен, көндез боз булыр дип фаразлана.

Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, яшен вакытында секундына 14 метрга кадәр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +8, +13 градус, көндез +20, +25 градус тәшкил итәчәк.

.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас