Бәйрәм көннәрендә җылы булырмы?

Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Бәйрәм көннәрендә җылы булырмы?Бәйрәм көннәрендә җылы булырмы?
Бәйрәм көннәрендә җылы булырмы?

12 июньнән 14 июньгә кадәр озын бәйрәм ялларында Башкортстанда тотрыксыз һава торышы урнашачак. "Яндекс.Һава торышы», төбәктә һава температурасы шактый җылы булачак, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Җомга көнне, 12 июньдә, Русия көнендә, һава температурасы +25- 27 градуска кадәр күтәреләчәк. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, бераз яңгыр явуы ихтимал.

Шимбә көнне, 13 июньдә, бернинди үзгәрешләр дә көтелми: көндез һава температурасы +26- 28 градус булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Якшәмбе көнне, 14 июньдә, һава температурасы бераз төшә — көндез +24- 27 градуска кадәр. Явым-төшем ихтималы сакланачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас