+14 °С
Облачно
Журналга язылу

Яңгырлар озаккамы?

Синоптиклар ял көннәренә һава торышын фаразлады.

Яңгырлар озаккамы?Яңгырлар озаккамы?
Яңгырлар озаккамы?

11 июньдә көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар күзәтеләчәк, төньяк-көнчыгышта көчле, кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак. Һава температурасы +18, +23° булачак, уртача җылы һава торышы көтелә.

12 июньдә, Русия көнендә, һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Һава температурасы +20, +22°, кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.

13 июньдә көндез температура +20, +25°ка кадәр күтәреләчәк.

Киләсе атна башында кыска вакытлы яңгырлар сакланачак.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас