+24 °С
Облачно
Журналга язылу

Әгәр бүген коеп яңгыр яуса...

Бүгенге көнгә карап, кышның ничек килүен фаразлап була.

Әгәр бүген коеп яңгыр яуса...Әгәр бүген коеп яңгыр яуса...
Әгәр бүген коеп яңгыр яуса...

13 июньдә яңгыр яуса, кыш суык килер, дигән сынамыш бар халыкта. Бу көннәрдә коеп яңгыр ява, димәк, алдагы кыш чатлама суык булачак. Халык сынамышы синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

 “Башгидрометүзәк” белгечләре хәбәр итүенчә, атна азагында республика Каспий диңгезеннән күчүче циклоннарның тыл өлешенә эләгәчәк. Шуңа күрә якын көннәрдә Башкортстанда көчле яңгырлар көтелә.

Шимбә һәм якшәмбе, 13 һәм 14 июньдә, төнлә урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача исәчәк, көндез яшен вакытында көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +9,+14 градус, көндез +20,+25 градус булачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас