+19 °С
Облачно
Журналга язылу

Сентябрь җәй кебек булачак

Бүген халык сынамышларына игътибар итегез.

Сентябрь җәй кебек булачакСентябрь җәй кебек булачак
Сентябрь җәй кебек булачак

15 июнь көнне һава торышы матур булса, сентябрь җылы килер, дигән сынамыш бар халыкта. Бүген иртән үк матур итеп Кояш чыкты, көн бик ямьле булмакчы, дуслар.

Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме? Белгечләр фаразларына караганда, алдагы өч көндә яшен һәм көчле җил көтелә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 15 июньдә көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар көтелә. Җилнең юнәлеше алмашынучан, яшен вакытында көчле җил чыгачак. Һава температурасы +21,+26 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 16 һәм 17 июньдә, төнлә урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җилнең юнәлеше алмашынучан, яшен вакытында көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +12,+16 градус, көндез +22,+27 градуска кадәр җылы булачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас