+18 °С
Облачно
Журналга язылу

Яшеннән сак булыгыз!

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Яшеннән сак булыгыз!Яшеннән сак булыгыз!
Яшеннән сак булыгыз!

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы +24, +29 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 18 июньдә, төнлә республикада, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, яшенле яңгырлар явачак. Җил алмашынучан юнәлештә талгын исәчәк, көндез яшен вакытында көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +12, +17, көндез +21, +26 градус булачак.

Җомга көнне, 19 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез яшен вакытында кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +10, +15, көндез +23, +28 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас