

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, яшен вакытында көчле. Һава температурасы +22, +27° булачак.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 19 һәм 20 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил алмашынучан юнәлештә талгын, көндез яшен вакытында көчле. Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +23, +28°.
Халык сынамышлары:
18 июнь көнне үлән гадәттәгедән хуш ислерәк булса – яңгырга.
19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.
20 июнь көнне эссе булса, арыш уңар.
Автор фотосы.