Кояшлы матур көннәр көтәсезме?

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Кояшлы матур көннәр көтәсезме?Кояшлы матур көннәр көтәсезме?
Кояшлы матур көннәр көтәсезме?

Июньнең беренче яртысында Башкортстанда инде айлык явым-төшем нормасы – 102% яуган. Атна уртасында күзәтелгән кыска тәнәфестән соң, яңгырлар төбәккә кире кайтачак, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 21 июньдә, республиканың күпчелек районнарында төрле көчле яңгырлар, көндез боз-борчак явуы ихтимал. Шул ук вакытта җылы булачак: төнлә термометр баганалары +12°+17° күрсәтәчәк, көндез һава +22++27°ка кадәр җылыначак.

Киләсе атнаның беренче яртысында һава торышын яңа циклон билгеләячәк. Яңгырлы һава торышы көтелә, ә атна уртасына көндезге температура +16+ + 21°ка кадәр төшәчәк.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас