+14 °С
Дождь
Журналга язылу

Әгәр бүген салават күпере чыкса...

Халык сынамышлары ни юрый?

Әгәр бүген салават күпере чыкса...Әгәр бүген салават күпере чыкса...
Әгәр бүген салават күпере чыкса...

Июньдә яңгырдан соң салават күпере пәйда булса, һава торышы бик озак вакыт җылы булачак, дип юраган әби-бабаларыбыз. Җылы көннәрне сагынып көтеп алдык, салават күперен генә көтәсе калды. Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле.

 “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле һава торышы сакланачак. Урыны белән көчле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал.

Бүген, 23 июньдә, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар, көндез боз явуы көтелә. Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, уртача, яшенле яңгыр вакытында җилнең көчәюе ихтимал. Һава температурасы төнлә +10°+15 градус, көндез +17 + 22 градус торачак.

Иртәгә, 24 июньдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, республикада урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар сакланачак. Көнбатыш чиректәге җил уртача исәчәк. Төнлә һава температурасы +10°+15, көндез +18 + 23 градус тәшкил итәчәк.

25 июньдә төнлә — төбәкнең бөтен территориясендә, көндез урыны белән яңгырлар явачак. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан, төнлә талгын,көндез уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +8...+13 градуска кадәр төшәчәк, көндез термометр баганалары +19 + 24 градус күрсәтәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас