+17 °С
Облачно
Журналга язылу

Бүген черкиләрне күзәтегез!

Халык сынамышларына карап, алдагы көннәрнең нинди буласын белеп була.

Бүген черкиләрне күзәтегез!Бүген черкиләрне күзәтегез!
Бүген черкиләрне күзәтегез!

Әгәр 25 июнь көнне черки һәм озынборыннар багана булып өскә күтәрелсә, иртәгесен коры көн булыр, дип юраган әби-бабаларыбыз.

Быел черкиләр бигрәк күп тә, усал да әле. Бүген шул канэчкеч бөҗәкләрне күзәтик әле. Коры көннәрне бик сагындырды.

МЧС хәбәр итүенчә, бүген, 25 июньдә, республикада урыны белән 500 метр күз күреме булган томан көтелә.

 Синоптиклар фаразлары буенча, төбәкнең кайбер районнарында бераз яңгыр явачак,төнлә көнчыгыш районнарда яңгыр явуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +8, +13 градус, көндез +19, +24 градус булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас