

“Башгидрометүзәк” белгечләре хәбәр итүенчә, ял көннәрендә Башкортстан территориясендә Каспий диңгезенең төньягыннан күчеп килгән циклон йогынтысы сакланачак.
Яңгырлы салкынча һава торышы өстенлек итәчәк. Яңгыр явуы, урыны белән көчле яшенле яңгырла һәм боз көтелә. Һава температурасы төнлә +6,+11, көндез +16,+21 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшем аркасында кече елгаларда су өсте тигезлегенең тәүлегенә 10-50 см күтәрелүе фаразлана, бу түбәнлекләрне су басуга китерергә мөмкин.
Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атна уртасыннан һава шартларының бераз яхшыруы көтелә.
Автор фотосы.