

Җәйнең икенче ае да республика халкын эссе һава торышы белән сөендерергә ашыкмый. Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә Башкортстанда яңгырлар дәвам итәчәк.
Бүген, 30 июньдә, кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен, көндез боз явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчүчән, урыны белән көчле. Көндез һава температурасы +17, +22° булачак.
Чәршәмбе көнне, 1 июльдә, урыны белән янә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяктан талгын, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +8, +13°, көндез +19, +24°.
Пәнҗешәмбе көнне, 2 июльдә, кыска вакытлы яңгырлар дәвам итәчәк. Җил төньяктан талгын, көндез урыны белән көчле булмакчы. Төнлә термометр баганалары +10, +15°, көндез +20, +25° күрсәтәчәк.
Автор фотосы.