+15 °С
Облачно
Журналга язылу

Әгәр кояш алтынсу шәүлә белән баеса...

Борынгылар нәкъ бүген һава торышының кайсы якка үзгәрүен билгеләгән.

Әгәр кояш алтынсу шәүлә белән баеса...Әгәр кояш алтынсу шәүлә белән баеса...
Әгәр кояш алтынсу шәүлә белән баеса...

Русия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, июль аенда Башкортстан буенча уртача айлык һава температурасының норма (норма +19,2°) тирәсендә булуы көтелә. Айлык явым-төшем дә нормага якын булыр дип фаразлана (норма 50-70 мм).

Бүген, 1 июльдә, республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар явачак. Җил төньяктан талгын, көндез урыны белән көчле. Көндез температура +20, +25°.

2 июльдә урыны белән янә кыска вакытлы яңгырлар, төнлә төньяк-көнбатышта көчле яшен, көндез боз-борчак явуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +20, +25°.

3 июльдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +22, +27°.

Халык сынамышларына да колак салыйк. Бүген, 1 июльдә, кояш алтынсу-сары, алсу шәүлә белән байый икән, яхшы һава торышына.
Айның яшел төскә керә башлавы - көчле корылык килү билгесе.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас