

Синоптиклар ялларга һава торышын фаразлады.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Көндез температура +21, +26° булачак.
Шимбә көнне, 4 июльдә, явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан талгын, көндез уртача, урыны белән көчле. Һава температурасының төнлә +12, +17°, көндез +24,+29° булуы көтелә.
Якшәмбе, 5 июльдә, һава торышы үзгәрмәячәк, сизелерлек явым-төшем юк. Җил көнбатыштан талгын, көндез уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +12, +17°, көндез +26,+31° булачак.