Эссе көннәр озаккамы?

Синоптиклар атналык һава торышын фаразлады.

Эссе көннәр озаккамы?Эссе көннәр озаккамы?
Эссе көннәр озаккамы?

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, яңа эш атнасы башында эссе һава торышы торачак.

Дүшәмбе, 6 июльдә, һава +27, +32 градуска кадәр җылыначак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы ихтимал.

Сишәмбе, 7 июльдә, температура бераз төшәчәк. Көндез +26, +29, төнлә +19 градус булачак. Явым-төшем көтелми.

Чәршәмбе, 8 июльдә көндез һава +25, кичен термометр баганалары +24, ә төнлә +18 градус күрсәтәчәк. Явым-төшем көтелми.

Атнаның икенче яртысында болытлы һәм яңгырлы булачак.

Автор фотосы. 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас