

Кичә, 7 июль көнне, Уфада эре боз яуды. Боз-борчакның уртача диаметры-2-3 см, әмма кайбер урыннарда йомырка зурлыгындагы боз яуган.
Синоптиклар фаразлавынча, чәршәмбе, 8 июльдә һава торышы үзгәрмәячәк. Төбәктә урыны белән бик көчле яңгыр явачак, боз һәм яшен көтелә. Һава температурасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Пәнҗешәмбе көнне, 9 июльдә, урыны белән яңгырлар, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Көндез температура +24,+27 градус булачак.
Беренчел мәгълүматларга караганда, алдагы көннәрдә һава температурасы янә күтәрелә башлаячак, шимбәгә +29,+30 градус булачак дип фаразлана.
Фото: социаль челтәрләрдән