Әгәр бүген агачлар тавышсыз шауласа

Борынгылар явым-төшемне урманга карап фаразлаган.  

Әгәр бүген агачлар тавышсыз шауласаӘгәр бүген агачлар тавышсыз шауласа
Әгәр бүген агачлар тавышсыз шауласа

«Башгидрометүзәк» синоптиклары ял көннәренә һава торышын фаразлады.  Башкортстанда эссе һава торышы сакланачак, әмма яңгырлы һәм яшенле. Шулай ук кайбер районнарда яшәүчеләрне янә боз явуы көтә.

11 июльдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, көндез боз явуы ихтимал. Җил көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +14,+19°, көндез +27,+32°, төньяк-көнбатыш районнарда  +22°ка кадәр җитә.

12 июльдә урыны белән бераз яңгыр, көндез яшенле яңгыр. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +13,+18°, көндез +27,+32°, төньяк-көнбатышта +22°ка кадәр җитәчәк.

Халык сынамышларына колак салыйк.

11 июльдә урман тавышсыз гына шауласа - яңгырга. Яңгырга 3-4 көн кала өрәңге яшь коя башлый.
12 июль - Питрау. Бу көннән соң үсемлекләр үсүдән туктый. "Питрау җитте - җәй үтте" дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип саныйлар.
13 июль - Күке кычкыруын дәвам итсә, җәй матур һәм озак килә, кар соң төшә. Бу көннән соң күке тавышы тынса, кыш иртә килер.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас