+21 °С
Ясно


Алдагы эш атнасы уртача гына эссе булыр дип фаразлана. Һава температурасы 25 градустан артмаячак, көн саен яңгырлар вәгъдә итәләр. Ял көннәренә бераз суыту ихтималы бар.
Синоптиклар аңлатуынча, әлеге вакытта төбәк өстеннән Каспийдан Себергә күчүче актив циклон үтә. Нәкъ менә ул яңгырлар һәм яшеннәр алып килә. Шулай ук, әлеге циклон узган сишәмбедә төбәктә яуган эре боз өчен дә җаваплы.
Автор фотосы.