+15 °С
Дождь
Журналга язылу

Әгәр кич җылырак булса...

Халык сынамышлары ни юрый?

Әгәр кич җылырак булса...Әгәр кич җылырак булса...
Әгәр кич җылырак булса...

18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса — яңгырга, дигән сынамыш бар халыкта. Халык сынамышы синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген, 18 июльдә, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән бик көчле яшенле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +11+16, көндез +18 +23 градус булачак.

Якшәмбе, 19 июльдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар һәм көндез боз явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан, урыны белән кискен исәчәк. Төнлә һава температурасы +10 +15 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +19 + 24 градуска кадәр җылыначак.

Дүшәмбе көнне, 20 июльдә, яңгырлар урыны белән сакланачак, әмма алай ук көчле булмаячак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача, урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +11 +16, көндез +22 +27 градус тәшкил итәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас