

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген, 20 июльдә, урыны белән республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача, яшен вакытында кискен исәчәк. Көндез һава температурасы +22, +27 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 21 июльдә, урыны белән республикада янә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +13, +18 градус, көндез +24, +29 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чәршәмбе, 22 июльдә, һава торышы үзгәрмәячәк. Шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +13, +18, көндез +24°, +29 градус булачак.
Автор фотосы.