

22 июль караҗиләк уңса — суык кышка, дигән сынамыш бар халыкта.
Сынап карыйк әле, дуслар. Әлегә синоптиклар бик эссе көннәр вәгъдә итә.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген көндез урыны белән республикада бераз яңгыр явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача, көндез көчле исәчәк. Һава температурасы көндез +26, +31 градуска кадәр күтәреләчәк.
Иртәгә, 23 июльдә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +14, +19, көндез +26,+31 тәшкил итәчәк.
Җомга көнне, 24 июльдә, һава торышы үзгәрмәячәк. Төнлә шулай ук сизелерлек явым-төшем булмаячак, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, көндез талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +14, +19, көндез +26,+31 эссе булачак.
Автор фотосы.