+21 °С
Болытлы
Журналга язылу

Кичен черкиләр котырса...

Борынгылар моны нәрсә уңышына юраган?

Кичен черкиләр котырса...Кичен черкиләр котырса...
Кичен черкиләр котырса...

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 24 июльдә, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Көндез температура +28,+33°.

Шимбә көнне, 25 июльдә, , сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +15, +20°, көндез +28,+33°.

Якшәмбе, 26 июльдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.  Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан йталгын, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +15, +20°, көндез +28,+35°.

Халык сынамышларына да колак салыйк.

24 июль - яңгыравыклы күк күкрәү - тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе - коеп яуган яңгырга.
25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.
26 июль кичендә черкиләр котыра икән - гөмбә уңышына.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас