+25 °С
Облачно
Журналга язылу

Әгәр июль эссе булса...

Бүген термометр баганалары +38 градуска кадәр күтәреләчәк.

Әгәр июль эссе булса...Әгәр июль эссе булса...
Әгәр июль эссе булса...

Июль эссе булса, декабрь суык килә, дигән сынамыш бар халыкта. Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле.

Бүген, 27 июльдә, явым-төшемсез булачак. Һава температурасы төнлә +18, +22, көндез +31, +36 градус, урыны белән көчле эсселек +38 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Сишәмбе көнне, 28 июльдә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +18, +23, көндез +29, +34 градуска күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 29 июльдә, урыны белән республикада кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Төнлә алмашынучан юнәлештәге җил талгын исәчәк, көндез көньяк-көнчыгыштан уртача, яшен вакытында җил көчәя. Һава температурасы төнлә +16, +21, көндез +29, +34 тәшкил итәчәк.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас