+20 °С
Дождь
Журналга язылу

Әгәр көн яңгырлы булса...

Халык сынамышлары ни юрый?

Әгәр көн яңгырлы булса...Әгәр көн яңгырлы булса...
Әгәр көн яңгырлы булса...

Әгәр 29 июль яңгырлы икән, алдагы ике-өч көн дә юеш булыр. Тилгәннәр очып уйнаса, эссе көннәргә ишарә, дигән сынамышлар бар халыкта. Төбәк синоптиклары нинди фаразлар бирә?
Республикада алдагы көннәрдә һава торышы начарая. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, эсселек сакланачак, әмма явым-төшем дә булачак.

Бүген, 29 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, яшен вакытында кискен исәчәк. Көндез термометр баганалары +28,+33 градус күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 30 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән җил көчәячәк. Төнлә һава температурасы +15,+20, көндез+27,+32 градус булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас