+14 °С
Облачно
Журналга язылу

Эсселек сүрелә

Синоптиклар һава торышын фаразлады.

Эсселек сүреләЭсселек сүрелә
Эсселек сүрелә

Алдагы көннәрдә республикада һава торышының үзгәрүе көтелә: эсселек кими, явым-төшем арта.

"Башгидрометүзәк" мәгълүматларына караганда, бүген, 31 июльдә, көндез кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, боз явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Көндез һава температурасы +23, +28 градус булачак.

Шимбә көнне, 1 августта, шулай ук яңгырлар көтелә, төньяк районнарда көчле боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән, талгын, урыны белән көчле. Төнлә термометр баганалары +10, +15, көндез +20, +25 градус күрсәтәчәк.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас