

Русия “Гидрометеорология үзәге” фаразлары буенча, җәйнең соңгы ае республикада күпьеллык күрсәткечләрдән сизелерлек тайпылышлар китермәячәк. Һава температурасының уртача айлык климат нормасы +17,2 градус дәрәҗәсендә булыр дип көтелә.
Июль, киресенчә, көтелмәгәнчә эссе һәм яңгырлы булды: кайбер районнарда ике айлык нормага якын явым-төшем яуды. Әмма августта һава торышы үзгәрәчәк. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, айлык явым-төшем норма чикләрендә фаразлана һәм 45-65 миллиметр тәшкил итәчәк.
Димәк, республика халкын алда артык эсселәрсез һәм озакка сузылган яңгырларсыз җәй көтә әле. Яңгырлы июльдән соң һава торышы акрынлап климат тигезлегенә киләчәк.
Августның беренче көннәрендә төбәктә циклон тәэсире саклана: ял көннәрендә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен һәм җилнең көчәюе көтелә. Әмма киләсе атнаның уртасына явым-төшемнәр кимиячәк, көндез һава температурасы күтәрелә башлаячак.
Автор фотосы