Әбиләр чуагын кайчан көтәргә?

Әбиләр чуагын  кайчан көтәргә?Әбиләр чуагын  кайчан көтәргә?
Әбиләр чуагын кайчан көтәргә?

Русиянең үзәк өлешендә быел әбиләр чуагы сентябрьнең икенче декадасына туры киләчәк. Синоптикларның беренчел фаразлары буенча, җылы көннәр кыска вакытлы салкыннардан соң киләчәк һәм бер-ике атна дәвам итәчәк.

“Российская газета” мәгълүматларына караганда, Русиянең урта полосасында җылы көннәр якынча 10-14 сентябрьгә туры киләчәк.

Фараз буенча, җылы һава торышының иң югары ноктасы 23-25 сентябрьдә булачак. Шуннан соң һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә.

Гадәттә Әбиләр чуагы 7 көннән 14 көнгә кадәр дәвам итә. Әмма аның вакыты төбәкнең климат үзенчәлекләренә бәйле.

Русиянең көньяк төбәкләрендә җылы һава сентябрь ахырына кадәр сакланырга мөмкин. Төньяк районнарда исә Әбиләр чуагы иртәрәк – август ахырында ук башланырга мөмкин.

Халык сынамышларында көзге җылылыкның килүен алдан күрсәтүче берничә билге бар. Август ахырында күпләп пәрәвезләр күренүе коры һәм җылы көзгә ишарә итә дип санала. Чикерткәләрнең озак һәм көчле сайравы да җылы, яңгырсыз һава торышы белән бәйләнә.

Иртәнге куе томаннарның кояш чыгу белән тиз таралуы да озакка сузылган көзге җылылык билгесе буларак кабул ителә.

Халык ышануы буенча, 28 августта һава аяз булса, әбиләр чуагы озын һәм җылы булачак.

Әмма мондый билгеләр фәнни фараз түгел, ә күп еллар дәвамында формалашкан халык күзәтүләре булып тора.

Халык календаре буенча, беренче кыраулар гадәттә Әбиләр чуагы тәмамланганнан соң төшә. Сентябрьдәге җылы һәм кояшлы көннәрдән соң көзге салкыннар башланырга мөмкин.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас