

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 2 сентябрьдә урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән кискен исәчәк. Көндез һава температурасы +20, +25 градус тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 3 сентябрьдә, сизелерлек явым-төшемсез, төнлә көньяк-көнчыгышта бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан төнлә талгын,көндез уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +9, +14 градус, көнчыгышта +4, көндез +23, +28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Җомга көнне, 4 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан төнлә талгын, көндез уртача. Һава температурасы төнлә +9, +14 градус, көнчыгышта +4, көндез +23, +28 градус җылы булачак.
Автор фотосы.