+29 °С
Облачно
Журналга язылу

Әгәр бүген яңгыр яуса...

Борынгылар моны нәрсәгә юраган?

Әгәр бүген яңгыр яуса...Әгәр бүген яңгыр яуса...
Әгәр бүген яңгыр яуса...

7 сентябрьдә төштән соң яңгыр яуса, ул озак вакытлы булыр, дип юраган борынгылар. Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле, дуслар.

Төньяк-көнбатыш районнарда яшәүчеләргә салкынча һәм яңгырлы һава торышына әзер булырга кирәк, ә калган территорияләрдә көзге җылы һава торышы сакланачак әле.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә республикада һава торышы тотрыксыз булачак. Бүген, 7 сентябрьдә, төбәкнең төньяк-көнбатышында кыска вакытлы яңгырлар явуы, көндез яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Калган территориядә явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +12...+17 градус, көнчыгышта +7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +24°+29 градус күрсәтәчәк, төньяк-көнбатыш районнарда түбәнрәк булачак — +18+ + 23 градус.

Сишәмбе, 8 сентябрьдә, яңгырлар бөтен республиканы диярлек каплап алачак, әмма кыска вакытлы булачак. Җил көньякка күчеп, уртача исәчәк, вакыты белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +8...+13, көндез +17...+22 градус тәшкил итәчәк, шул ук вакытта төньяк районнарда  һава +27 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 9 сентябрьдә, шундый ук һава торышы сакланачак: кыска вакытлы яңгырлар, җил көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан уртача исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +8...+13, көндез +16+ + 21 градус булачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас