+18 °С
Облачно
Журналга язылу

Кыш карлы һәм суык булырмы?

Халык сынамышларына карап, кышның ничек килүен белеп була.

Кыш карлы һәм суык булырмы?Кыш карлы һәм суык булырмы?
Кыш карлы һәм суык булырмы?

10 сентябрьдә чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр, дип юраган борынгылар. Сынап карыйк әле, дуслар. Укучыларыбыз арасында гөмбә җыючылар бармы?

Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле. Башкортстанда якын көннәрдә акрынлап суытачак, ди белгечләр. "Башгидрометүзәк" мәгълүматы буенча, бүген, 10 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез кайбер районнарда яшенле яңгырлар булуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын, көндез урыны белән көчле исәчәк. Һава температурасы көндез +17, +19 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 11 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчле исәчәк. Һава температурасы төнлә +6, +9 градус, көндез +16, +22 градус булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас