

14 сентябрьдә кояш кызарып баеса, көннәр суыта, дигән сынамыш бар халыкта. Сынап карыйк әле, дуслар. Синоптиклар фаразларына да колак салыйк.
Синоптиклар фаразлары буенча, алдагы өч көндә республикада җылы һәм кыска вакытлы яңгырлы һава торышы сакланачак.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 14 сентябрьдә, Башкортстанда урыны белән бераз яңгыр явачак, төньяк-көнчыгыштан уртача яңгыр явуы көтелә. Җил көнбатыштан талгын исәчәк, көндез көнчыгышта көчле җил булачак. Һава температурасы көндез +15,+20 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 15 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +4, +9, көндез +17, +22 градус җылы булачак.
Чәршәмбе, 16 сентябрьдә, синоптиклар урыны белән бераз яңгыр, көндез яшенле яңгыр фаразлый. Җил алмашынучан юнәлештә талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +7, +12, көндез +19,+24 градуска җитәчәк.
Автор фотосы.