

Урманда миләш аз икән, октябрь коры, күп булса – елак килер, дип юраган әби-бабаларыбыз. Быел миләш күпме, дуслар? Урманга баручылар бармы?
Шунысы сөенечле, әлегә безнең төбәктә җылы һәм кояшлы көннәр дәвам итә.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә явым-төшем булмаячак. Иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача исәчәк. Көндез һава температурасы +15, +20 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 19 сентябрьдә, сизелерлек явым-төшемсез. Җил алмашынучан юнәлештә талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +2, +7 градус, көндез +17, +22 градус булачак.
Якшәмбе, 20 сентябрьдә, һава торышы сакланачак, сизелерлек явым-төшемсез. Һава температурасы төнлә +2, +7, көндез + 17, + 22 градус торачак.
Автор фотосы.