Әбиләр чуагы озаккамы?

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Әбиләр чуагы озаккамы?Әбиләр чуагы озаккамы?
Әбиләр чуагы озаккамы?

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, Башкортстанда яшәүчеләрне эш атнасы ахырына кадәр явым-төшемсез, коры һәм җылы һава торышы көтә.

Бүген, 21 сентябрьдә, көндезге температура +18дән +20 градуска кадәр җылы булачак.

Сишәмбе көнне, 22 сентябрьдә, һава +21 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 23 сентябрьдә, температура +19,+20 градус дәрәҗәсендә сакланачак.

Төнге температура көз башы өчен уңайлы булачак һәм +4,+6 градус тәшкил итәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас