Җылы көннәр китә, салкыннар килә...

Синоптиклар һава торышының кискен үзгәрүен фаразлый.

Җылы көннәр китә, салкыннар килә...Җылы көннәр китә, салкыннар килә...
Җылы көннәр китә, салкыннар килә...

Республиканың бөтен территориясендә аномаль җылы һава торышы тора. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, һаваның уртача тәүлеклек температурасы климатик нормадан 4-6 градуска артык.

Бу көннәрдә  көндез һава температурасы  +21, +27 градуска кадәр күтәрелде. Мондый җәйге күрсәткечләр 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Атнаның икенче яртысыннан республикага төньяк-көнбатыш чыгышлы антициклон киләчәк. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бераз суытачак. Төнлә термометр баганалары +1, +6 градуска кадәр төшәчәк, төньяк һәм таулы районнарда кыраулар булуы ихтимал. Көндез +15, +21 градуска кадәр генә җылыта.

Яңгырлар булмау һәм һава торышының коры булуы ким дигәндә киләсе атна башына кадәр сакланачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас